news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш районында 5 кешенең гомерен өзгән юл һәлакәте килеп чыгуга җәйге резина сәбәп булган

Шофер машина белән идарә итә алмыйча каршы як полосага чыккан һәм “КАМАЗ” белән кара-каршы бәрелешкән

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Артур Еникеев). ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Мәсгуть Мифтахов кичә Татарстанның Лаеш районында 5 кешенең гомерен өзгән коточкыч һәлакәтнең сәбәбен белдерде.
Аның сүзләренчә, “Рено-Меган” автомобиле йөртүчесе түбән төшеп барганда бозлавык булуын исәпкә алмаган, өстәвенә автомобильдә җәйге резиналар булган. Машина йөртүче тормозга баскан һәм машина белән идарә итә алмыйча каршы як полосага чыккан һәм “КАМАЗ” белән кара-каршы бәрелешкән. Йөк машинасы җиңел машинаны 37 метр өстерәп барган, чит ил машинасы пассажирларының исән калуга бернинди өмете дә булмаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100