news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш районы ЮХИДИ хезмәткәрләре яшь велосипедчыларны юл кагыйдәләрен үтәргә өнди

Быелның сигез аенда район юлларында велосипедчылар катнашында алты һәлакәт булган.

(Лаеш, 6 октябрь, "Татар-информ", "Кама ягы"). Лаеш районы ЮХИДИ хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, быелның сигез аенда район юлларында велосипедчылар катнашында алты һәлакәт булган, шуларның бишесе яшүсмерләр катнашында.

Шул ук вакытта алар машина юлында караңгыда йөриләр, киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлар, ә велосипедларында фонарьлар да булмый.

Моннан тыш балалар юл йөрү кагыйдәләренең берсен бозалар, аңа ярашлы төстә юлга велосипед белән 14 яшь тулгач кына чыгарга ярый. Моның мисалы велосипедчы-яшүсмер белән Лаешта булган очрак.

26 Партсъезд һәм Окунев урамнары арасында ике көпчәкле ат һәм җиңел машина бәрелешә.

Юлны үтү иминлегенә инанмаган Лаешның 2нче мәктәбе 2 сыйныф укучысы чаттан машина юлына чыга һәм зыян күрә.

Чит ил машинасы йөртүче сүзләре буенча, балалар велосипедларда куыш уйныйлар. Малайның артка карап килүен күргән шофер тормозга баса. Укучы педален әйләндерүен дәвам итә, артка борылып куып килүчегә карый, машинаны күрми һәм аңа килеп бәрелә.

Һәлакәт нәтиҗәсендә баланың уң аягы сына.

Лаеш районы ЮХИДИ хезмәткәрләре яшь велосипедчыларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә өнди.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100