news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш районы ветераннар хоры юбилеен билгеләп үтте

Анда катнашучылар төрле телләрдә җырлыйлар.

Лаеш районы ветераннар хоры юбилеен билгеләп үтте
laishevskyi.ru

(Лаеш, 26 май, "Татар-информ", "Кама ягы"). Лаеш районы мәдәният йортында “Камские зори” хорының беренче юбилеена багышланган иҗат кичәсе булган. Ул моннан биш ел элек оешкан. бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Хор күптән иҗат берләшмәсенә әйләнгән. Анда катнашучылар җырлыйлар (өстәвенә төрле телләрдә), бииләр, шигырьләр иҗат итәләр һәм аларны укыйлар, хәтта музыка коралларында да уйныйлар.

Юбилярларны мәдәният йорты директоры Айгөл Курченкова, Лаеш районы сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Рашат Булатов, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты секретаре Наталья Лицова, Лаеш ягы музее хезмәткәрләре һәм башкалар котлаган.

”Камские зори” хоры нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт хатлары, дипломнар һәм бүләкләргә лаек булды, аның алыштыргысыз җитәкчесе Людмила Сундырева, хорның актив катнашучысы һәм кичәне алып баручы Вера Баннова, хезмәт ветераны Валентина Тухтина да бүләкләр алган.

Айгөл Курченкова юбилярларга зур матур торт тапшырган. Тамашачылар башкаручыларга чәчәк бәйләмнәре бирделәр. Концертта яшь артистлар да чыгыш ясаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100