news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш районы вәкиле Дөнья беренчелегендә катнаша

18-20 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында билбаулы көрәш буенча Россия беренчелегендә Лаеш техникумы студенты Алина Проворова да катнашты.

(Казан, 20 март, "Татар-информ"). 18-20 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында билбаулы көрәш буенча Россия беренчелегендә Татарстан командасы беренче урын алды. Аның составында Лаеш техник-икътисад техникумы студенты Алина Проворова да бар иде, дип яза "Кама ягы" газетасы.

Спортчыны билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионы, спорт мастеры Елена Михайлова өйрәтә.

-Алина башта ирекле көрәш белән мавыкты, соңрак билбаулы көрәшне үз итте. Мин аның белән өченче ел шөгыльләнәм инде,- дип сөйли Елена Григорьевна. – 19 яшендә ул спорт мастеры нормасын үтәде. Аның зур җиңүләре бар: 2015 елда Теләчедә билбаулы көрәштә беренче урын, 2016 елның апрелендә Санкт-Петербургта беренче булды. “2016 ел казанышы“ Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмалары арасында яхшы спортчы дип танылды. Алинага төрле җыеннарга һәм ярышларга еш барырга туры килә, ә күнегүләр Комлы Ковалида һәм Казанда үтә. Шуңа күрә техникумда ул индивидуаль график буенча укый.

 Алина Проворова Россия беренчелегендә дә уңышлы чыгыш ясады. Елена Михайлова өйрәткән кыз алтын медаль яулап быелның апрель аенда Казанда үтәчәк Дөнья беренчелегенә юллама алды, диелә район хәбәрендә

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100