news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш районы Усад авылында 250 кешегә исәпләнгән мәчет ачылды

Усадттагы беренче һәм бердәнбер мәчет иганәчеләр һәм мәхәллә халкы акчаларына төзелде.

(Лаеш, 28 октябрь, "Татар-информ", "Кама  ягы", Ольга Исаева). Лаеш районы Усадавылында тантаналы төстә “Ихлас” мәчете ачылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Тантанада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев, ТРның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, Лаеш районы имам-мөхтәсибе Рәвгат хәзрәт Гатауллин һәм башка рәсми затлар, район имамнары һәм иганәчеләр катнашты. Котлау сүзе белән мөфти Камил хәзрәт чыгыш ясады.

Район башлыгы Михаил Афанасьев үз чыгышында Усадыда яңа мәчет ачылу бар район өчен зур вакыйга дип билгеләп үтте.

Дүрт катлы бина 250 кешегә исәпләнгән. Гомуми мәйданы 606 кв.м. Манара биеклеге – 40 метр. Хәзер Лаеш районында 24 мәчет эшли.

Усадттагы беренче һәм бердәнбер мәчет иганәчеләр һәм мәхәллә халкы акчаларына төзелде. Мәчет территориясендә балалар мәйданчыгы һәм мини-футбол, волейбол һәм баскетбол уйнау өчен мәйданчык бар. Машиналар кую өчен дә урын зур.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100