news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш районы Урта Девятово авылына чишмә бәйрәменә җыелдылар

Анда хезмәттә, спортта, җәмәгать тормышында актив авыл халкына Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырдылар.

Лаеш районы Урта Девятово авылына чишмә бәйрәменә җыелдылар
Денис Фролов

(Лаеш, 27 июль, "Татар-информ", "Кама ягы", Ольга Исаева). Лаеш районы Урта Девятово авылында чираттагы Чишмә бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә районнан һәм күрше авыллардан да килгәннәр иде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Чишмә көне велоузыштан башланды. Беренче мәртәбә балалар һәм өлкәннәр өчен ике маршрут эшләнде. Аннан соң балалар өчен “Ватылган самолет” квесты үткәрделәр.

Кунакларны Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев, җирлек башлыгы Ольга Чумарова тәбрикләде. “Алексеевская керамика” ААҖ гендиректоры Рәмис Кәбиров та чыгыш ясады. Алар хезмәттә, спортта, җәмәгать тормышында актив авыл халкына Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырдылар.

Татарстан хисап палатасы рәисе Алексей Демидов адресына рәхмәт сүзләре яңгырады. Нәкъ менә аның актив катнашында Чишмә көне үткәрелә башлады. Урта Девятовода яшәүчеләр аңа үзе туган авылны онытмавы, ярдәм кулы сузуы өчен рәхмәтлеләр.

Урта Девятовоның иң яшь кешесен - өч айлык Дмитрий Блохинны һәм иң өлкәнен – 97 яшьлек Прасковья Наумованы котладылар.

Чишмә көне алдыннан иң яхшы өй яны участогы өчен интернет тавыш бирү үткәрелде. Анда Олег Блохин гаиләсе җиңде. Күп квартирлы йортлар арасында да иң яхшы өй яны территориясенә конкурс булды. Сергеев урамындагы №1 йорт җиңүче дип танылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100