news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаеш районы Татар Сараланы авылында бер тавык яшел йомырка салган

“Инкубаторда чыккан ун чебинең берсе шундый серле булды”, - ди хуҗабикә Зәйтүнә Гатауллина.

Лаеш районы Татар Сараланы авылында бер тавык яшел йомырка салган
Наилә Җиһаншина

(Казан, 28 гыйнвар, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Лаеш районы Татар Сараланы авылында яшәүче Гатауллиннар хуҗалыгында бер тавык яшел төстә йомырка салган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә хуҗабикә Зәйтүнә Гатауллина үзе сөйләде.

“Быел бертуганымның улы инкубаторда ун чеби бастырып биргән иде, шулар үсеп җитте дә берсе яшел йомырка сала башлады. Башта мин аны берәр нәрсәгә буялгандыр дип кенә уйладым. Көн дә күренә башлагач, тавыкның физиологиясе белән килештек", - ди Зәйтүнә апа.

Гатауллиннар хуҗалыгында төсле йомырка сала торган тавык – бердәнбер күренеш түгел. Моңа кадәр аларның ачык зәңгәр төсле йомырка белән куандырган тавыклары да булган.

Әлеге серле тавык турында тулырак “Интертат” сайтыннан укый аласыз.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot