news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш районы сулыкларында өч кеше һәлак булган

Барлык фаҗигаләр су коену өчен җиһазландырылмаган урыннарда булган.

(Лаеш, 11 август, "Татар-информ", "Кама ягы"). Лаеш районы сулыкларында өч кешенең гомере өзелгән. Барлык фаҗигаләр су коену өчен җиһазландырылмаган урыннарда булган, дип яза җирле басма.

Беренче фаҗига Державино янындагы ясалма буада, ярдан 30 метр ераклыкта булган. Ул исерек хәлдәге 40 яшьлек Марий Элда яшәүче кеше. Икенче очрак Камада Иске Пристань янында суда 58 яшьлек ир-ат гәүдәсе табылган. Никольскийда авыл хуҗалыгы җирләрен сугару өчен тәгаенләнгән сулыкта ярдан өч метр эчтә 13 яшьлек кыз суга баткан.

Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш эшләр министрлыгы ял итүчеләргә таныш булмаган урыннарда коену куркыныч булу турында һәм аеруча салган килеш суга керергә ярамавын искәртә. Ата-аналарга сулыклар янында балаларны күз уңында тотарга һәм суда уйнаганда шаяруларга юл куймаска киңәш итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100