news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш районы Сокуры мәктәбенә Гавриил Державин исеме бирелде

Актлар залында Казан федераль университеты һәм Сокуры мәктәбе арасында килешүгә кул кую тантанасы булды.

(Лаеш, 19 сентябрь, "Татар-информ", "Кама ягы", Александр Воржецов). Лаеш районы Сокуры мәктәбенә Гавриил Державин исеме бирелде. Бу истәлекле вакыйга ХIV Халыкара “Державин укулары” фәнни-гамәли конференция кысаларында булды, дип яза җирле басма.

Бу әһәмиятле чарага Сокурыга мактаулы кунаклар килде: Бөтенроссия юстиция университеты ректоры Ольга Александрова, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һәм Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов. Кунакларны Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев каршы алды.

-Рус әдәбиятын Державин иҗатыннан башка күз алдына китереп булмый, - дип билгеләп үтте Михаил Владимирович. – Ул 18-19 гасыр шигъриятенә зур йогынты ясый. Гавриил Романовичның бала чагы Лаеш ягында үтә, аның әти-әнисе дә монда җирләнгән. Шуңа күрә еш кына Лаеш районын Державин ягы диләр. Бөек якташыбыз мәйданнар һәм торак пунктлар исемнәре белән мәңгеләштерелгән, Державин урыннары буенча экскурсияләр үтә, Лаеш ягы музее аның исемен йөртә. Мәктәпкә Гавриил Державин исеме бирелү безнең барыбыз өчен горурлык. Барлык укучыларның киләчәктә үз исемнәрен мәңгеләштерү өчен безнең бөек якташыбыз кебек Ватан иминлеге хакына хезмәт итүләрен телим.

Мемориаль тактаны ачу хокукы уку отличниклары Аделина Бамутинага һәм Ярослав Якимовка бирелде. Аннан соң мактаулы кунаклар өчен капиталь ремонтланган мәктәп буенча экскурсия үткәрделәр. Укучылар туган авыллары һәм уку йорты тарихы турында сөйләделәр, мәктәп музее экспозициясен күрсәттеләр.

Актлар залында Казан федераль университеты һәм Сокуры мәктәбе арасында килешүгә кул кую тантанасы булды. Аны КФУның беренче проректоры Рияз Минзарипов һәм Сокуры урта мәктәбе директоры Гөлнур Габдуллина имзалады. Хәзер Лаеш районын югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итеп, мәгариф учреждениеләрен мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә нык элемтәләр бәйләячәк.

“Державин укулары”нда катнашучылар Егорьевода булдылар, анда Гавриил Романович һәйкәленә, аның әти-әнисе каберләренә чәчәкләр куйдылар.

Лаеш ягы музеенда “Заманча өйрәнүдә Г.Р.Державин иҗаты шигърияте” темасына утырыш булды. Анда Мәскәү, Санкт-Петербург, Тамбов, Краснодар һәм Россиянең башка шәһәрләреннән килгән филологлар чыгыш ясады. Галимнәр бөек шагыйрь иҗатын тикшерделәр, аның шигырьләрен анализладылар, шулай ук дәүләт эшлеклесе буларак Державин эшчәнлегеннән без белмәгән фактларны сөйләделәр.

Утырыш тәмамлангач музей директоры Фәридә Мортазина конференциядә катнашучыларга безнең шәһәр турында истәлеккә бүләкләр тапшырды. Аларның күбесе киләсе юбилей “Державин укулары”на Лаеш районына килергә теләк белдерде, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100