news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Лаеш районы самбочылары медальләр алды

Алинә Хәмидуллина, 34 килограмм үлчәү авырлыгында 1 нче урынны алып, алтын медаль яулады.

(Лаеш, 4 декабрь, "Татар-информ", "Кама ягы"). “Татарстан Республикасы самбо федерациясе кубогы”на 13-14 яшьлек кызлар һәм үсмерләр арасында үткән самбо буенча республика ярышлары Лаеш спортчыларының өстенлеген күрсәтте, дип яза җирле басма.

Лаеш районын ярышларда балалар спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр югары дәрәҗә ярышларда яхшы чыгыш ясадылар.

Алинә Хәмидуллина, 34 килограмм үлчәү авырлыгында 1 нче урынны алып, алтын медаль яулады. 56 килограмм үлчәү авырлыгында Лариса Ирдинкина бронза медальгә лаек булды.

Спортчыларны Роберт Борһанов һәм Ранил Галиәкбәров өйрәтә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100