news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаеш районы пенсионерлары компьютерда эшләү серләренә төшенә

“Компьютер грамоталылыгы нигезләре” курсларында 57 яшьтән 70 яшькәчә ундүрт кеше укый.

(Лаеш, 16 ноябрь, "Татар-информ", "Кама ягы", Валентина Хазова). Лаеш районында яшәүче пенсионерлар  “Компьютер грамоталылыгы нигезләре” курсларына йөриләр – инновацион технологияләр үзләштерәләр. Бу турыда җирле басма яза.

Быел мондый курслар сентябрьдән эшли. Аларга Дятлово, Рождествено һәм Сиңгелдә яшәүчеләр килә. Аны Рождествено урта мәктәбе математика һәм информатика укытучысы Марина Хәсәнова алып бара.

57 яшьтән 70 яшькәчә ундүрт кеше укый. Курсларны ачуда Лаеш район идарәсе начальнигы Ирина Алешина һәм районның пенсионерлар берлеге рәисе Лидия Грабалина катнашты. Алар килүчеләрне курсларның максаты һәм бурычлары белән, укуның барышы белән таныштырдылар.

Компьютер нигезләрен өйрәнергә, коммуналь хезмәтләр өчен дәүләт хезмәтләре порталы аша түләргә, дуслары белән язышырга теләүчеләр укырга зур теләк белән килделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot