Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лаеш районы Никольское авылында “Каравон” рус фольклор бәйрәме ачылды
Лаеш районы Никольское авылында “Каравон” рус фольклор бәйрәме ачылды
(Казан, 26 май, “Татар-информ”). Татарстанның Лаеш районы Никольское авылында XV “Каравон” республика рус фольклор бәйрәме ачылды. Анда катнашучылар бәйрәмгә килгән Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевне икмәк һәм тоз белән каршы алды.
Авылда яшәүчеләр һәм күп санлы кунакларны шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, Лаеш муниципаль районы башлыгы Александр Тимофеев һәм башка рәсми затлар бәйрәм белән котлады.
Күркәм традициягә әверелгән “Каравон” бәйрәмендә авыл халкы гына түгел, Питрәч, Югары Ослан, Чистай, Буа, Аксубай һәм башка районнардан, күрше республикалардан вәкилләр катнаша. Халык бәйрәме 1992 елдан бирле үткәрелә. “Каравон” Никольское авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Казанның Рус мәдәни җәмгыяте әгъзалары башлангычы белән яңадан торгызылды.
Биредә кичкә кадәр бәйрәмдә катнашучылар һәм тамашачыларның күңелләренә шатлык өстәп халык җырлары яңгыраячак, әйлән-бәйлән уеннары оештырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз