news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш районы Мәскәү өлкәсе Щелково шәһәрендә Сабан туе уздыры

Өлкә Сабан туенда Мәскәү шәһәреннән Рушан Ганиев баш батыр булды.

Лаеш районы Мәскәү өлкәсе Щелково шәһәрендә Сабан туе уздыры
пресс-служба Лаишевского района РТ

(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”). Мәскәү өлкәсе Щелково шәһәрендә XIX өлкә Сабан туе булды. Бәйрәмне Лаеш районы оештырды. Бу хакта район администрациясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәм Лаеш районы башкарма комитеты башлыгы Михаил Федоров, Щелково шәһәр округы башлыгы вазифаларын башкаручы Сергей Горелов, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Даими вәкиллеге рәисе урынбасары Эмиль Фәйзуллин һәм Мәскәү өлкәсе татарларының төбәкара милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Мохтасаров катнашында булды.

Сабан туенда сәүдә рәтләре эшләде, җирле җитештерүчеләрнең продукциясе, шулай ук Лаеш районы оештырган татар утары тәкъдим ителде. Мәртәбәле кунакларны чәкчәк һәм биюләр белән каршы алдылар. Соңыннан Лаеш районы һәм Казанның “Сәйдәш” бию театры артистлары, Щелково шәһәр округы, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе коллективлары катнашында концерт булды.

Сергей Горелов үз чыгышында Щелковода һәм Мәскәү өлкәсендә бик күп милләт вәкилләре, шул исәптән татарлар яшәвен әйтте. Аның сүзләренчә, өлкәдәге беренче мәчет тә Щелковода төзелгән.

Традиция буларак бәйрәм ачылышында 2020 елда Мәскәү өлкәсе Сабан туе узачак шәһәргә бәйрәм символы тапшырылды. Киләсе елда милли бәйрәм Красногорск шәһәрендә узачак.

Көрәш мәйданында өлкәнең иң яхшы көрәшчеләрен сайладылар. Өлкә Сабан туенда баш батыр булып Мәскәүдән Рушан Ганиев калды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100