news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш районы мәктәпләрен тәмамлаучылар өчен Чулман буенда бәйрәм оештырылды

Район башлыгы отличникларга “Укуда зур уңышларга ирешкән өчен” медальләр, шулай ук бүләкләр тапшырды.

(Лаеш, 9 июль, "Татар-информ", "Кама ягы" Александр Воржецов). Лаеш районы мәктәпләрен тәмамлаучылар өчен мәктәп тормышы Чулман буенда үткән матур бәйрәм белән төгәлләнде, дип яза җирле басма.

Егетләр һәм кызлар “Кама диңгезе” комлыгындагы сәхнәдә җыелдылар. Аларның, әти-әниләренең, укытучыларының дулкынланулары сизелә. Алар сөенәләр дә, шул ук вакытта моңсуланалар да, чөнки кичәге мәктәп балалары өчен олы тормыш башлана.

Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев мәктәпне тәмамлаучыларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

-Мәктәп еллары тиз үтеп китте һәм менә сез үз тормышыгыздагы яңа этапка керәсез, - дип билгеләп үтте Михаил Павлович. – Чыгарылыш имтиханнары булган кызу чор үтте. Безнең барыбыз сезнең белән һәм сезнең уңышлар белән горурлана. 133 укучының 33е медальгә лаек булды. БДИда 36 кеше 80нән артык балл җыйды. Лаеш районы укучылары имтиханнарда елдан ел югары нәтиҗәләр күрсәтәләр. Районда математика буенча уртача балл республика күрсәткечләреннән югары. Аерым фәннәр буенча күрсәткечләр сизелерлек артты: рус теленнән 71дән 73 баллга, химиядән 46дан 56 баллга, географиядән 37дән 62 баллга. Сезнең уңышлар – районның тотрыклылык һәм чәчәк атуы нигезе. Иң кыю фикерләрегезнең чынга ашуын телим. Кыенлыкларны җиңәргә өйрәнегез, максатыгызга кыю барыгыз һәм ирешелгәннәрдә туктап калмагыз.

Район башлыгы отличникларга “Укуда зур уңышларга ирешкән өчен” медальләр, шулай ук бүләкләр тапшырды. БДИда югары балл алган укучылар да бүләкләргә лаек булды. Лаеш районы мәктәпләрен тәмамлаучыларның берсе дә игътибардан читтә калмады. Шундый сәләтле һәм төрле яктан үскән укучылар әзерләгән һәм тәрбияләгән укытучыларны да билгеләп үттеләр.

-Без бу көнне түземсезләнеп көттек, - диде Пәрәү мәктәбен тәмамлаган Ирек Вәлиуллин. – Шушы еллар эчендә мәктәп безнең икенче өебезгә әйләнде. Без монда алар белән бергә җиңгән һәм җиңелгән дуслар таптык, бер беребезнең уңышларына сөенергә өйрәндек. Бу еллар дәвамында безнең янәшәбездә кадерле укытучыларыбыз булды. Мәктәп тәмамлаучыларның барысы исеменнән мәктәп турында хатирәләрне йөрәгебездә сакларбыз дип сүз бирәм. Әти-әниләргә яратулары һәм түземлелекләре өчен рәхмәт, без чын күңелдән сезнең өметләрне акларга һәм яңа үрләр яуларга телибез. Алган белемнәребезне һәм күнекмәләребезне үз туган илебез иминлеге өчен кулланырбыз дип ышанам.

Мәктәп тәмамлаучылар бергәләп истәлеккә фотога төштеләр. Алар өчен бәйрәм концерты, дискотека һәм салют әзерләнгән иде. Лаеш районы чыгарылыш укучылары балачакны күңелле һәм матур итеп озаттылар, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100