news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаеш районы Кунтәч авылында янгында ир-ат һәлак булган

Үзәк урамның 43нче йортында кичә кич янгын чыккан.

(Казан, 16 май, “Татар-информ”). Лаеш районы Кунтәч авылында янгын чыккан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Үзәк урамның 43нче йортында кичә кич янгын чыккан. 82 квадрат метр мәйданда йорт һәм сарайлар янган. Янгында 60 яшьлек ир-ат һәлак булган. Аның энесен бит, муен, аркасы һәм куллары пешеп, Казанга республика клиник хастаханәсенә озатканнар.

Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын электр җиһазы куллану кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot