news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш районы кешесен телефоннан 300 меңгә алдаганнар

Аңа базарныкыннан түбәнрәк булган бәягә яхшы сыйфатлы дизель ягулыгы тәкъдим иткәннәр.

(Казан, 12 март, "Татар-информ"). 10 март иртәсендә Лаеш районы Татар Саралысы авылында яшәүченең кәрәзле телефонына таныш булмаган кеше шалтыраткан. Үзен эре оешма вәкиле итеп таныштырган һәм базар бәясеннән арзанракка яхшы сыйфатлы дизель ягулыгы тәкъдим иткән. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте җиткерде.

Хәбәрдән аңлашылганча, әлеге клиент тәкъдимгә шатланып ризалашкан, берни дә шикләнмичә, таныш булмаган кешенең банк картасына 304315 сум күләмендә акча күчергән һәм ягулыкны көткән. Әмма ягулык белән тәэмин итүче кешегә кире шалтыраткач, аның телефоны сүнгән булып чыккан.

Ялган корбаны булуын аңлап, зыян күрүче шундук полициягә мөрәҗәгать иткән.

Хәзерге вакыттта әлеге хәл буенча полиция хезмәткәрләре оператив-эзләү чаралары алып бара. Полиция банк картасы һәм кәрәзле телефон номеры Башкортстан Республикасы кешесе исеменә теркәлүен ачыклаган.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мондый алдауны алдан кисәтү җиңелрәк дип искәртә. Бары тик, таныш булмаган гражданнарга товар яки хезмәт өчен акча күчергәндә, саклык һәм уяулык күрсәтү генә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100