news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш районы Имәнкискә укучысы халыкара конкурста уңышка иреште

Фестиваль йомгаклары буенча Булат “Нәфис сүз” номинациясендә I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

(Лаеш, 8 март, "Татар-информ", "Кама ягы"). Лаеш районы Имәнкискә мәктәбенең алтынчы сыйныф укучысы Булат Хафизов Шәүкәт Биктимеров исемендәге “Әлмәндәр варислары” IV халыкара театраль иҗат фестивалендә уңышлы чыгыш ясады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Проект Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды, Татарстан мәдәният министрлыгы, Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры һәм Татарстанның башка мәдәни учреждениеләре булышлыгы белән тормышка ашырыла.

Бәйге танылган артист Шәүкәт Биктимеровка багышланган һәм балалар театр коллективларына ярдәм итүгә һәм аларның иҗатын үстерүгә юнәлтелгән.

Фестиваль йомгаклары буенча Булат “Нәфис сүз” номинациясендә I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Аңа конкурска әзерләнүдә тарих укытучысы, мәктәп музее җитәкчесе Гөлия Хафизова ярдәм иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100