news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш районы хуҗалыкларында күпьеллык үләннәрне чабу эшләре төгәлләнеп килә

Шулай ук иген кырларында корткычларга һәм чүп үләннәренә каршы эшкәртү эшләре бара.

Лаеш районы хуҗалыкларында күпьеллык үләннәрне чабу эшләре төгәлләнеп килә
laishevskyi.ru

(Лаеш, 1 июль, "Татар-информ", "Кама ягы", Ольга Исаева). Лаеш районы авыл хезмәтчәннәре терлек азыгы әзерләү планын үтәү өчен бар көчләрен куялар. Күпчелек хуҗалыкларда күпьеллык үләннәрне чабу эшләре төгәлләнеп килә. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

“Атабай” (план – 250 га, фактта – 230 га), “Урта Девятово” (624 га/522 га), “Волга” (2182 га /1955 га), “Хәерби” (850 га/755 га) күпьеллык үләннәр чабу тәмамлану алдында.

Юлдан кайбер басуларда печән төргәкләре күренә. Бу азык әзерләүнең нәтиҗәле алымнарының берсе: мондый герметик төргәктә үләннәрнең барлык файдалы үзлекләре саклана. Сенажны болай итеп “Просто Молоко Агро” ЧҖҖдә генә әзерлиләр. Калган хуҗалыкларда сенажны биоәчеткечләр кулланып траншеяларда тыгызлыйлар.

Лаеш районы буенча 40000 га чүп үләннәргә, 19100 корткычларга һәм 14800 авыруларга каршы эшкәртелгән. “Волга” хуҗалыгы алда бара. Аларда шул тәртиптә 3750, 2100 һәм 400 га чәчүлек эшкәртелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100