news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаеш районы флагы Көньяк Уралда булды

Маршрут вакытында матур һава торышы булды, температура -30 градус тирәсе иде, ди Нияз Нуретдинов.

Лаеш районы флагы Көньяк Уралда булды
Салават Камалетдинов, laishevo.tatarstan.ru

(Казан, 12 гыйнвар, "Татар-информ"). Лаеш районы милек һәм җир мөнәсәбәтләре Палатасы рәисе Нияз Нуретдинов район флагын Урал төбәгенең иң биек түбәсенә – Олы Ирәмәл һәм Кече Ирәмәл тауларына алып менде, дип хәбәр итә Лаеш районы рәсми сайты.

Нуретдинов җыелма команда составында Урал тайгасы буйлап 134 км йөреп кайткан. Сәяхәт вакытында ул район флагын үзе белән йөрткән.

Маршрут вакытында матур һава торышы булды, температура -30 градус тирәсе иде, дип сөйләгән сәяхәтче.

news_right_1
news_right_2
news_bot