Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лаеш районы биючеләре Сочида уңышлы чыгыш ясады
Коллектив җитәкчесе Светлана Зайцева “Иң яхшы җитәкче” номинациясендә махсус призга лаек булды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Лаеш, 24 сентябрь, "Татар-информ", "Кама ягы" , Александр Воржецов). Лаеш районының Габишево мәдәни-спорт үзәгенең “Импульс дэнс” бию коллективы “АКVА-ТЕМР” ХI халыкара музыка-үзешчән сәнгать иҗаты конкурс-фестивалендә катнашты, дип яза җирле басма.
Сочига конкурска Россиянең бар төбәгеннән – Калининградтан Якутиягә кадәр 35 коллектив килгән. Татарстан Республикасыннан анда Лаеш районы коллективы катнашты. Конкурс йомгаклары буенча “Импульс дэнс” “Заманча бию” һәм “Стильләштерелгән халык биюе” номинацияләрендә беренче дәрәҗә ике диплом алды. Коллектив җитәкчесе Светлана Зайцева “Иң яхшы җитәкче” номинациясендә махсус призга лаек булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз