news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев Усад авылында тавыш бирде

Лаеш районы авылларында сайлау уңаеннан бәйрәм чаралары оештырыла.

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев Россия Президентын сайлауда Усад авылында тавыш бирде, дип хәбәр итә район матбугат хезмәте.

Афанасьев Усад авылындагы 1758нче сайлау участогына килде. Ул «Айда на выборы» фотозонасында фотога да төште.

Райондагы сайлау участокларында лотереядә катнашырга тәкъдим ителә. Анда тавыш бирүчеләргә Лаеш шәһәрендәге «Кама» спорт-сәламәтләндерү комплексындагы бассейн һәм тренажер залына, шулай ук Боровое Матюшино авылындагы «Яшьләр үзәге» бассейнына сертификатлар тапшырылачак. Моннан тыш, участокка килүчеләр Зинира һәм Ризат Рамазановлар концертын, «Созвездие-Йолдызлык» республика фестиваленең зона турын, шулай ук район Мәдәният сарае кинотеатрында фильм карау мөмкинлеге бирелә.

Лаеш районы авылларында сайлау уңаеннан бәйрәм чаралары оештырылачак.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot