news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаеш кызы самбо буенча республика Спартакиадасында көмеш приз яулады

Анда Татарстанның 14 югары уку йорты спортчылары көч сынашты.

(Лаеш, 17 декабрь, "Татар-информ", "Кама ягы"). Лаеш районында туган Екатерина Барышева студентларның самбо буенча республика Спартакиадасында көмеш приз яулады, дип яза җирле басма.

Анда Татарстанның 14 югары уку йорты спортчылары көч сынашты. 80 килограммнан артык үлчәү авырлыгында Рөстәм Насыйбуллинда тәрбияләнүче, ә хәзер КХТИ студенты Екатерина Барышева икенче урын алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot