news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш кызы ирекле көрәш буенча Россия беренчелегендә өченче урынны алды

Кемерово шәһәрендә узган ярышларга Россиянең 30 төбәгеннән 160 иң көчле көрәшчеләр килгән иде.

(Лаеш, 12 март, "Татар-информ", "Кама ягы", Людмила Никифорова). Лаеш комплекслы балалар – яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Галина Архипова үз үлчәү авырлыгында ирекле көрәш буенча Россия беренчелегендә өченче урынны алды, дип яза җирле басма.

Кемерово шәһәрендә узган ярышларга Россиянең 30 төбәгеннән 160 иң көчле көрәшчеләр килгән иде. Мәсәлән, Дөнья беренчелегендә көмеш медаль яулаган Лучана Бекбаулова, 2017 елда Россия чемпионнары булган Александра Прокина һәм Анастасия Сидельникова. Әмма Галина Архипова үз көндәшлшре белән оста көрәшеп, бронза медаленә ия булды.

Кызны Евгений Атарский көрәшергә өйрәтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100