news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаеш кызлары дзюдо ярышларында призлы урыннарны алдылар

Үз үлчәү авырлыкларында Алина Хәмидуллина һәм Маргарита Зубарькова икенче урын алдылар.

(Лаеш, 13 март, "Татар-информ", "Кама ягы"). Лаеш балалар спорт мәктәбенең дзюдо бүлеге спортчылары дзюдо (ката-группа) буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә Лаеш районы данын якладылар, анда 13 яшькә кадәрге үсмерләр һәм кызлар катнашты, дип яза районның "Кама ягы" газетасы.

Үз үлчәү авырлыкларында Алина Хәмидуллина һәм Маргарита Зубарькова икенче урын алдылар. Юлия Изотова бронза приз яулады. Аларның тренерлар Роберт Борһанов һәм Ранил Галиәкбәров.

news_right_1
news_right_2
news_bot