news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш кошчылык комплексында кош гриппы ачыкланган

Продукциясен "Деревенька" сәүдә маркасы белән сатучы предприятие ел саен 130 миллионнан артык йомырка җитештерә.

(Казан, 9 май, "Татар-информ"). "Лаеш кошчылык комплексы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә ("Птицекомплекс Лаишевский, продукциясе "Деревенька" сәүдә маркасы белән сатыла) кош гриппы ачыкланган. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең район башлыкларына һәм районнардагы ветеринария берләшмәләренә таратылган хатында хәбәр ителә.

Кош гриппы вирусы (гриппның А/H1N1 геномы) диагнозын "Татар төбәкара ветеринария лабораториясе федераль дәүләт учреждениесе 7 майда куйган. Экспертизага төгәллек кертү максаты белән тикшерү материаллары Владимир шәһәрендәге лабораториягә җибәрелгән.

Идарә тармагы инфекциянең таралуына юл куймас өчен ветеринария-санитария чараларын күрүне сорый. Шулай ук кош фабрикасының продукциясе продукциясен –чебиләрне һәм йомырка, итләрне сатуны чикләргә киңәш ителгән.

  • "Лаеш кош комплексы" – Татарстанның иң эре кошчылык предприятиеләренең берсе. "Деревенька" сәүдә маркасы белән эшли. Предприятиедә 400 меңнән артык тавык бар. Елына 130 миллионнан артык йомырка җитештерә. Казаннан 45 чакрым ераклыкта – "Казан" аэропорты янындагы Октябрьнең 25 еллыгы бистәсендә урнашкан. 
  • Кош гриппы – тиз йогышлы көчле авыру. Авыруны башлыча күчмә кошлар тарата. Тавык, күркәләргә бу авыру бик тиз йога. 1997 елда кош гриппының кешеләргә дә йога торган штаммы тарала. 1997 елда Кытайда бу чирне йоктырган кешеләрнең 60 проценты үлә. 2002 елда инфекциядән Голландиядә бер кеше, 2013 елда Кытайда 32 кеше үлеме теркәлә. Инфекцияне йоктырган кошларның 100 проценты дип әйтерлек бу чирдән үлә.
  • Инфекциянең кешедән кешегә йогу очраклары ачыкланмаган, ул бары тик кошлардан гына кешегә күчә. Чирле кош продукциясен ашап инфекцияне йоктырган очраклар ачыкланмаган – 70 градустан югарырак температура кош гриппы вирусы үлә.
     

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100