news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш киберспортчыларны кабул итте

Лаешның бер командасы өченче булды.

(Лаеш, 17 декабрь, "Татар-информ", "Кама ягы"). Лаешта ТР киберспорт лигасының сайлап алу зона этабы төгәлләнде. В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацияләр университеты командасы беренче урын алды. Икенче урында да казанлылар. Лаешның бер командасы өченче булды, дип яза җирле басма.

Республикада киберярышлар беренче мәртәбә үткәрелә, алар район мәдәният йортында алты дисциплина: Dota 2, Counter Strike: Global Offtnsive, FIFA18, Hearthstone, League of Legends, Mortal Kombat XL буенча дүрт мәйданчыкта ике көн дәвам итте.

Барлыгы 48 сайлап алу ярышлары оештырылды – Татарстанның дүрт районында һәм Казанда, алар 2018 елның гыйнварына кадәр дәвам итә. Турнирның гранд-финалда приз фонды 300 мең сум тәшкил итә.

Республика өчен яңа булган турнирда катнашучыларны район башлыгы Михаил Афанасьев һәм компьютер спорты федерациясенең Татарстан бүлеге идарәсе рәисе Артур Рәхимҗанов сәламләде.

Котлау сүзендә Михаил Павлович ТР киберспорт лигасына зона турын үткәрүне ышанып тапшырулары өчен рәхмәт белдерде. Ул Лаеш районында ISL компаниясенең эре заводлары , яңа ISL-ТЕХНО технопаркы урнашуын билгеләп үтте. Киләсе елда яңа эре ISL-ТЕХНО технопаркы төзү планлаштырыла.

Артур Рәхимҗанов үз чыгышында әйтеп киткәнчә, чара киберспортчылар оешмаларын берләштерү һәм Россия күләмендә Татарстан данын яклау өчен җыелма командага кандидатлар сайлап алу өчен уйланылган. Артур Рамилевич район башлыгына Корстонда үтәчәк гранд-финал очрашуга чакыру билеты тапшырды.

Сайлап алу зона этабын нәкъ менә Лаешта үткәрү идеясе Александр Портновныкы. Аны ТР киберспорт лигасында һәм Лаеш район Советында да хуплыйлар.

-Безгә Казанга якын, юлларның, үткәрү урынының яхшы булуы, ә иң мөһиме – районның спортның бу төрен үстерергә теләве һәм аның турнирны оештыруда актив катнашуы ошады, - дип аңлатты Артур Рәхимҗанов.

 

Кибер-турнирга Лаешка Казан, Яшел Үзән, Арча һәм башка җирләрдән 100дән артык кеше килде.

Район мәдәният йорты залында ярымкараңгы. Сәхнәдә актив уен бара, аның барышы бераз тоткарланып зур экранда күренә. Вакыйгаларга Казандагы стример аңлатма бирә. Бу тамашачыларга ярышлар барышын күзәтү, квалификацияле бәяләмә ишетү мөмкинлеге бирә, шунысы да мөһим, уенчыларга комачау итми һәм ниндидер бер командага өстенлек бирми. Сайлап алу зона кибертурнирының техник белгече Антон Исламов билгеләп үткәнчә, кибер-уеннар когнитив күнекмәләрне: фикерләү, киңлектә ориентлашу, аңлау, исәпләү, тел, фикер алышуны үстерә. Лаеш турнирында нинди дә булса гадәти булмаган нәрсә бармы, дигән сорауны ишеткәч, Антон елмаеп куйды:

-Уеннар сәхнәдә барганда, барлык хәлне стример аңлатып торганда алар ни өчендер тизрәк үтә, менә шуны аңлата алмыйм. Бәлки һәр уенчының үзенең текә булуын,үз көчен һәм куәтен күрсәтәсе киләдер. Кешеләр бар көчләрен куялар.

Сybercenter Artcoreга финал очрашуга тантаналы шартларда чакыру билетлары тапшырылгач мин Лаеш командасы янына килдем. 20-22 яшьлек егетләр. Студент, заводта эретеп ябыштыручы, Россия Почтасында цех начальнигы… Аларны киберспортка кергән компьютер уеннары белән мавыгу берләштерә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100