news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаеш картингисты - республикада иң яхшысы

Вилдан Сәфәргалиев кискен көрәштә 25 көндәшен җиңеп чыкты.

(Лаеш, 8 август, "Татар-информ", "Кама ягы"). Байлар Сабасында картинг буенча ярышлар булды һәм анда Лаеш картингисты җиңү яулады, дип яза җирле басма.

Вилдан Сәфәргалиев кискен көрәштә 25 көндәшен җиңеп чыкты. Яшь узышчылар даими шөгыльләнәләр һәм җәйге каникулларга карамастан үз автомобильләрен ремонтлыйлар. Бу киеренке эш нәтиҗәсендә аларның күрсәткечләре яхшыра гына бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot