news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш интернат мәктәбендә яңадан һөнәри әзерлек үтүчеләр өчен республика семинары узды

Сукырлар һәм начар күрүчеләр мәктәпләрендә физик тәрбия балаларны һәр яклап үстерүдә мөһим чараларның берсе булып тора.

(Лаеш, 16 декабрь, "Татар-информ", "Кама ягы", Людмила Пылаева). Лаеш интернат мәктәбендә “Җайлаштырылган физик культура” программасы буенча яңадан һөнәри әзерлек үтүчеләр өчен республика семинары булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Аның максаты - сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар белән эшне оештыру, аларны спорт һәм физик культура белән шөгыльләнүгә җәлеп итү. Семинар эшендә республиканың җайлаштырылган балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры, Россиянең атказанган тренеры Фәридә Сафиуллина һәм бар Татарстанның спорт мәктәпләре остазлары катнашты.

Сукырлар һәм начар күрүчеләр мәктәпләрендә физик тәрбия балаларны һәр яклап үстерүдә мөһим чараларның берсе булып тора. Ул аларга хезмәт эшчәнлегенә әзерләнүдә һәм катнашуда ярдәм итә. Мондый балаларга физик тәрбия бирүнең үз үзенчәлекләре бар, алар күрү сәләте бозылу белән генә түгел, физик һәм психик тайпылышлар булу белән дә аңлатыла.

2018 елның сентябреннән Лаеш интернат мәктәбе базасында спорт мәктәбенең җиңел атлетика һәм күрү сәләте бозылган затлар өчен голбол бүлекләре филиалы эшли башлады. Булачак спортчыларны Россия спорт мастеры, интернат-мәктәпне тәмамлаган Виктор Плужников өйрәтә.

Курсларны тыңлаучылар өчен мәктәп буйлап экскурсия үткәрделәр, аларны белем бирү-тәрбия процессы белән таныштырдылар. Кунаклар игътибарына җиденче сыйныф укчылары белән “Спорт һәм чиксез мөмкинлекләр” темасына сыйныф сәгате күрсәтелде. Безнең тәрбияләнүчеләрнең мөмкинлекләре күрсәтелде, ә бит аларга югары күрсәткечләргә ирешү өчен көн саен кыенлыкларны җиңәргә туры килә.

Кунаклар безнең спортчылар әзерлегенә һәм мәктәптә балалар белән эшне оештыруга югары бәя бирделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100