news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш башлыгы Илдус Зарипов гаммәви мәгълүмат чараларына мөрәҗәгать итте

Илдус Зарипов Теләче районындагы элеккеге хезмәттәшләренең мәгълүмати һөҗүм оештыруы хакында хәбәр итте.

Лаеш башлыгы Илдус Зарипов гаммәви мәгълүмат чараларына мөрәҗәгать итте
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Илдус Зарипов республика гаммәви мәгълүмат чараларына рәсми белдерү белән «Татар-информ» агентлыгына мөрәҗәгать итте.

«Кичә, 31 октябрьдә, мин мәгълүмати һөҗүмгә дучар булдым. Кайбер гаммәви мәгълүмат чараларында, имештер, мине тоткарлау турында хәбәрләр чыкты. Миннән эш буенча бары тик сорау гына алдылар. Тикшерү мәнфәгатьләрендә эшнең нечкәлекләренә тукталмыйм, ул минем Теләче районы башлыгы сыйфатында элеккеге эшемдәге проект белән бәйле. Коррупциядә шикләнелгән кешеләр гаепне миңа аударырга тырыша», - диелә белдерүдә.

«Теләчедәге технопаркны төзүчеләр исемемне каралту өчен җитди мәгълүмати ресурсларны эшкә җикте. Минем гаммәви мәгълүмат чараларына мөрәҗәгатемне әлеге вазгыятьне тикшерү һәм яла ягуда гаепле кешеләргә җәза бирү үтенече белән хокук саклау органнары һәм прокуратурага мөрәҗәгать буларак бәяләвегезне үтенәм», - ди Зарипов.

Моңа кадәр матбугат чараларында Илдус Зариповның 5 миллион сум күләмендә ришвәт алуда гаепләнүе турында мәгълүмат таралган иде. Соңрак республика прокуратурасының тикшерү комитеты гамәлләренә протест белдерүе билгеле булды.

  • Быел сентябрьдә Илдус Зарипов Татарстанның Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы итеп билгеләнде. Моңа кадәр ул 2011 елдан бирле республиканың Теләче районын җитәкләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100