news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш балалары өчен кояшлы бәйрәм үткәрелде

Бәйрәмне А.Денежкин исемендәге Шәфкатьлелек ордены һәм Лаеш районы мәктәптән тыш эшләр үзәге оештырды.

(Лаеш, 13 июнь, "Татар-информ", "Кама ягы"). Лаеш балалары өчен кояшлы бәйрәм - балалар иҗатының “Балачак планетасы салават күпере” фестивале үткәрелде, дип яза җирле басма.

Бәйрәмне А.Денежкин исемендәге Шәфкатьлелек ордены һәм Лаеш районы мәктәптән тыш эшләр үзәге оештырды.

-Мөһиме, мөмкинлекләре чикле балалар сәхнәдә сау-сәламәт балалар белән бергә чыгыш ясадылар, үзләрен ялгыз хис итмәделәр, - дип билгеләп үтте ДОМ җитәкчесе Зөһрә Лезина. – Бәйрәм алтынчы мәртәбә үтә, анда катнашучылар саны елдан ел арта бара.

Чараны әкият геройлары Ириска һәм Карлсон алып барды. Алар тамашачыларны үзләренең мәзәкләре белән көлдерделәр, кызлар һәм малайлар белән күңелле конкурслар үткәрделәр. Балалар да урыннарында утырып тора алмадылар, аниматорлар белән сикерделәр, биеделәр һәм туплы уйнадылар. Катнашучыларның барысына призлар бирелде. Балалар – нәниләр дә, бераз зурраклар да рәхәтләнеп күңел ачтылар: барысына күңелле, һәр бәйгедә теләп катнаштылар.

Сәхнәдә яшь, әмма бик талантлы артистлар чыгыш ясады. Казан малае Тимур Фазлыев җырларны үзәкләргә үтә торган итеп башкарды. Вальс биегән Мария Дормидонтова һәм Гадел Леонтьевны тамашачылар аеруча җылы кабул итте. “Катюша” җырын җырлаган Агния Марычевага бар зал кушылды.

-Без фестивальдә ел саен катнашып киләбез, - дип үз фикерләре белән уртаклашты тәрбиягә биш бала алган Алсу Вәлиева. – Аңа махсус яңа җыр өйрәндек. Ә балаларга монда бик ошый, киләсе елга да килербез иншалла.

Концерт бию флешмобы белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100