news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш ягы музеенда «Идел-Кама тыюлыгы.Тарих фотографияләрдә» дип аталган күргәзмә ачылды

Лаеш ягы музеенда «Идел-Кама тыюлыгы.Тарих фотографияләрдә» дип аталган күргәзмә ачылды
Фото: https://laishevskyi.ru/

Лаеш ягы музеенда «Идел-Кама тыюлыгы.Тарих фотографияләрдә» дип аталган күргәзмә ачылды. 15 ноябрьгә кадәр музейга килүчеләр уникаль күргәзмә белән таныша ала. Бу хакта «Кама ягы» сайтында хәбәр ителә.

Мисал өчен, ничә тыюлык зонасы һәм Саралан уникаль участогы кайда урнашкан. Дендрарийда нинди үсемлекләр үсә һәм Кызыл китапка кертелгән сирәк очрый торган ерткыч кошның, ак койрыклы бөркетнең канатлары нинди булуын монда белергә була.

Боларның барысын да күргәзмә ачылышына килгән музей кунаклары күрде. Кызыклы вакыйгалар белән «Яшел планета» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Наталья Вәлиева уртаклашты. Килүчеләр Мансуров авылы тарихы турында сирәк һәм кызыклы китап сатып ала алды, аны чарада Владимир Шабернев тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100