Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лаеш ягы музеена Мамай курганыннан туфрак салынган капсула бүләк иттеләр
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

«Союз»Чернобыль» Волгоград өлкә иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе ярдәмчесе, Чернобыль һәлакәтенең нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучы Владимир Любченко Сугышчан дан музее кунагы булды. Бу хакта «Кама ягы» сайтында хәбәр ителә.
Владимир Петрович Лаешка берничә тапкыр килгән һәм Г.Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музееның күптәнге дусты булып тора.
Быел музей директоры Фәридә Мортазина Волгоградтан килгән кунак өчен Сугышчан дан музее буйлап экскурсия уздырды. Аерым алганда, ул кунакка күптән түгел ачылган махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган экспозицияне күрсәтте. Ә Владимир Петрович, үз чиратында, Лаешка буш кул белән килмәде. Музейга аның бүләге Сталинград сугышы вакытында иң канлы сугышлар барган Мамай курганыннан туфрак тутырылган капсула булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз