news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаеш волонтерлары техника өчен маскировка одеяллары ясаган

Лаеш районы Рождествено авылыннан «Үзебезнекеләргә ярдәм» хәйрия фонды активистлары хәрбиләрнең үтенече буенча тепловизорлардан саклый торган махсус одеяллар ясаган. Маскировка япмалары хәрби техниканы яшерү өчен каралган, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова.

Любовь Хәсәнова сөйләгәнчә, фондка «Нива» автомобиле өчен 3×5 метрлы һәм «УАЗ Буханка» өчен 4,5×7,5 метрлы ике зур одеял тегәргә гариза кергән.

«Бездән моны эшли алабызмы дип сорадылар, без ризалаштык. Валентина Федина белән икәү шундый юрганнар тектек», – диде ул.

Фонд өчен бу техникага маскировка өслекләрен әзерләүнең беренче тәҗрибәсе булды. Әмма активистлар үзләре мондый эшкә күнеккәннәр инде: 2025 елның мартыннан башлап алар хәрбиләр өчен тепловизорлардан саклый торган 100гә якын махсус юрган тегеп фронтка тапшырган.

Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.

Фото: ©

Соңрак Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм буенча зур эш алып барыла. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барабыз, эшлибез. Халык һәм компанияләр ярдәм җыю буенча актив эшли. 4389 тонна ярдәм җыеп җибәрелде», - дип билгеләп үтте ул.

Фото: Лаеш районы матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot