news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш үзәк хастаханәсендә пациентлар өчен концерт куйдылар

Лаеш үзәк хастаханәсендә пациентлар өчен концерт куйдылар
"Кама ягы"

Лаеш үзәк хастаханәсендә сәламәтлекләре буенча гаиләләре белән 8 Мартны каршылый алмаучылар өчен концерт булды. Алар өчен «С песней по жизни» һәм «Вдохновение» ансамбльләре Халыкара хатын-кызлар көне хөрмәтенә концерт куйды. Үзешчән артистлар монда дәваланучы кешеләр өчен чәчәкләр һәм бүләкләр алып килде. Бу хакта «Кама ягы» хәбәр итә.

Үзәк район хастаханәсе пациентлары өчен Любовь Матвеева һәм Вәсимә Хөсәенова шигырь сөйләде һәм җырлады. Ә Галина Иванова әкиятләр укыды. Надежда Шастина тамашачыларга бию тәкъдим итте. Шулай ук «Вдохновение» хореография ансамбле әгъзалары «Варенька» биюе белән чыгыш ясады. Светлана Шәрипова шигырь укыды һәм үзе иҗат иткән җырын башкарды. Ул күптән түгел генә операциядән соң вокал белән шөгыльләнүгә кайткан.

Артистлар хастаханә пациентларының кәефен күтәрде, бу аларга мөмкин кадәр тизрәк аякка басарга һәм нормаль тормышка кайтырга ярдәм итәчәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100