news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Лаеш төлкеләре» командасы Удмуртиядә ярышта алтын медальләр яулады

«Лаеш төлкеләре» командасы Удмуртиядә ярышта алтын медальләр яулады
Фото: https://minsport.tatarstan.ru

Узган ялларда Удмуртия һәм Татарстанның биш гандбол клубы Ижевскида Удмуртия Кубогына уеннарда очрашты. Лаеш районы спортчылары – «Лаеш төлкеләре» командасы алтын медальләр яулады. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы хәбәр итте.

«Матчлар киеренке булды, ә көндәшләр — җиңүгә корылган иде. Турнир барышында Лаеш егетләре үзләренең осталыкларын һәм көндәшләреннән өстенлекләрен күрсәттеләр. Нәтиҗәдә алар иң яхшылар була һәм алтын медальләр яулый алдылар. Безнең шәһәрдән яшь гандбол клубы яңадан үзенең хәлле булуын исбатлады», – диелә хәбәрдә.

Декабрьдә алар Мәскәү астындагы Чехов шәһәрендә «Шәһәр геройлары» XIV Бөтенроссия һәвәскәр турнирында катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot