Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лаеш районының юкка чыккан авыллары турында фотокүргәзмә ачылды
Гавриил Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда Куйбышев сусаклагычы төзелгәндә районның су баскан торак пунктларына багышланган экспозиция ачылды. Бу хакта «Кама ягы» газетасы яза.
Катнашучылар Идел ГЭСы плотинасы төзелешен сурәтләгән 50 нче еллар фотосурәтләре һәм видеоматериаллары төшерелгән видеороликны кызыксынып карады.
Куйбышев шәһәре (хәзерге Самара) хөрмәтенә аталган Куйбышев сусаклагычының озынлыгы 681 км һәм киңлеге Кама Тамагында 44 км га кадәр җитә.
Су астында Лаеш районының 18 авылы, шул исәптән Лаешның яр буе урамыннан түбәнрәк өлеше дә калган, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз