news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаеш районының яшь артистларына «Оскар» тапшырдылар

Лаеш районының яшь артистларына «Оскар» тапшырдылар
Фото: Олы Кабан мәдәният йортыннан

Быелгы актерлык осталыгы буенча йомгаклау дәресе Лаеш районы Олы Кабан мәдәният йортында «Оскар kids» стилендә узды. Бу хакта «Кама ягы» сайтында хәбәр ителә.

Барлык балалар да үз номинацияләрендә җиңгән өчен грамоталар һәм бүләкләр алды. Шулай ук балаларга алдан ук рәхмәт сүзләре уйлап табарга кушылган иде. Барысы да биремне үтәде һәм үзләрен тормышларында иң мөһим бүләкне алучы актерлар итеп хис итте.

Чара уеннар белән үрелеп барды. Ахырда чәй эчтеләр.

Кызыклы дәресне җитәкче Екатерина Сафронова оештырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot