news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш районының Нармонка авылында чишмә ачылды

Лаеш районының Нармонка авылында чишмә ачылды
"Кама ягы"

Лаеш районының Нармонка авылында чишмә ачылды. Проектны Лаеш районы якташлыгы эшмәкәрләр белән гамәлгә ашырды. Бу хакта «Кама ягы» сайтында хәбәр ителә.

Тантаналы чарада ТР «Муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Рәисе Аппаратыннан Лаеш районы кураторы Раил Гомәров, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов, Лаеш районы якташлыгы рәисе Азат Гайнетдинов һәм башка хөрмәтле кунаклар катнашты.

Проектның максаты — авыл халкын сыйфатлы эчә торган су белән тәэмин итү. Чишмә мәчет янында төзелә. Проект инициаторы Азат Гайнетдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100