news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш районыннан махсус хәрби операция зонасына Яңа ел гуманитар конвоен илттеләр

Лаеш районыннан махсус хәрби операция зонасына Яңа ел гуманитар конвоен илттеләр
Фото: Лаеш районы матбугат хезмәте

Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов махсус хәрби операция зонасындагы якташ егетләргә Яңа ел гуманитар конвоен илтеп тапшырды. Муниципаль берәмлекнең матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, Яңа ел бәйрәмнәре Лаеш районы өчен аеруча кайгырту һәм игътибар күрсәтү чоры булган – районнан махсус хәрби операциядә катнашучы якташларга гуманитар конвой җибәрелгән.

Яңа елны каршылаганнан соң делегация шундук алгы сызыктагы хәрбиләргә ярдәм илтү өчен юлга чыккан. Лаешлылар миссия кысаларында Донецк Халык Республикасы һәм Запорожье өлкәсендәге, шулай ук Херсон юнәлешендәге 10 хәрби частьтә булган, дип яза «Татар-информ».

Барлыгы 15 тоннага якын төзелеш материаллары, шул исәптән блиндажлар кору өчен такталар, ОСБ-панельләр, фанера, гипсокартон, профильләр, борыс һәм җылыткыч материаллар илтеп тапшырылган.

Моннан тыш, хәрбиләргә бензин һәм дизельле генераторлар, бензин пычкылары, шөреп боргычлар, дрельләр, техника өчен май, пычкы чылбырлары, принтерлар, күпфункцияле җайланмалар, эвакуацияләү машиналары өчен резина, арбалы квадроцикл, көнкүрешне җайлаштыру өчен баклы мич, рацияләр, спутниклы интернет, дроннарны ачыклау детекторлары, антенналар, маскировка челтәрләре, коры өй ризыгы, Яңа ел күчтәнәчләре, балык, чәк-чәк һәм бал алып килгәннәр.

Гуманитар йөкне Лаеш районы администрациясе, «Үзебезнекеләргә ярдәм» хәйрия фонды, эшмәкәрләр, хәрбиләрнең туганнары һәм якыннары, битараф булмаган кешеләр формалаштырган.

Илдус Зарипов мондый ярдәмнең мөһимлеген ассызыклады: «Бәйрәм вакытында, якташларыбыз ярдәмгә мохтаҗ чакта битараф кала алмадык. Әлеге конвой – сынаулар каршындагы көчебез һәм бердәмләшүебез символы. Бу гуманитар ярдәм безнең геройларга иртәгәсе көнгә ышаныч өстәсен, егетләребез өйдә аларны һәрвакыт көтүләрен һәм ярдәм итәргә әзер булуларын белсен», - дип белдерде ул.

Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.

  • 1 гыйнвардан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2,2 миллион сум акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр арттырылуга бәйле.
  • РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: 8 (843) 221 44 52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100