Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лаеш районындагы трассада җиңел машина җәяүлене бәрдергән
Столбище авылы янында юлның яктыртылмаган участогында Kia Rio йөртүчесе җәяүлене бәрдергән. Аның киемендә ут кайтаручы элементлар булмаган, дип хәбәр итә Лаеш районы Дәүләт автоинспекциясе.
Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, юл-транспорт һәлакәте узган шимбә иртәсендә булган. Алган җәрәхәтләрдән 58 яшьлек җәяүле урында ук үлгән.
Фото: © Лаеш районы Дәүләт автоинспекциясе
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз