Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лаеш районында юл-транспорт һәлакәтендә 14 яшьлек бала үлгән
Татарстанның Лаеш районында «Державино» бакчачылык ширкәте территориясендә юл-транспорт һәлакәте булган. ТР прокуратурасы мәгълүматлары буенча, 16 яшьлек үсмер «Лада Гранта» автомобиле белән идарә иткәндә коймага, ә аннары электр линиясе баганасына бәрелгән.
Авариядә автомобильнең 14 яшьлек пассажиры үлгән. Бала каешын эләктермәгән булган.
Әлеге факт буенча тикшерү эше оештырылган.
Фото: © ТР Прокуратурасы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз