news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш районында яшәүче гаиләдә икенче тапкыр игезәкләр туган

Лаеш районында яшәүче гаиләдә икенче тапкыр игезәкләр туган
Фото: https://laishevskyi.ru, Мария Шадрина фотосы

Татарстанның Лаеш районында яшәүче Гыйльмуллиннар гаиләсендә икенче тапкыр игезәкләр туган. Азалия исемле кыз һәм Адам исемле малай 11 сентябрьдә дөньяга килә. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Моннан 9 ел элек Алена белән Әсгать Гыйльмуллиннар гаиләсендә игезәкләр - Салават һәм Аиша туган. Шул ук вакытта, Алена сүзләренчә, моңа кадәр игезәкләр туу очраклары аның нәселендә дә, ире нәселендә дә булмаган.

Ата-ана җиңелчә шок хәлендә, ләкин чиксез бәхетле. Алар өлкән балаларның кечкенәләрен карауда яхшы ярдәмчеләр булачагына ышана.

Кичә, 19 сентябрьдә, Лаеш шәһәренең Никахлашу сараенда күп балалы ата-анага балалар туу турында таныклык тапшырдылар, дип яза «Кама ягы» газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100