Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лаеш районында янгын сүндерүчеләр һәм коткаручыларны әзерләү өчен яңа комплекс ачылды
Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Александр Куренков һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лаеш районының Столбище авылында янгын сүндерүчеләрне һәм коткаручыларны әзерләү буенча укыту-күнекмә комплексын һәм яңа янгын сүндерү-коткару частен (ПСЧ-80) ачтылар.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
«Бу – илдә мондый масштабтагы беренче уку комплексы. Үзәк территориясендә махсуслаштырылган уку мәйданчыклары урнашкан, аларның һәркайсы авария-коткару эшләренең аерым төренә багышланган. Барлык уку урыннары заманча тренажер комплекслары белән җиһазландырылган. Мондый алым реаль шартларда кешеләрне коткарганда, белгечләр тарафыннан кулланылачак күнекмәләрне практикада эшләргә һәм ныгытырга мөмкинлек бирә. Сезнең эш темплары һәм сыйфаты, чыннан да, тәэсирле һәм тирән ихтирамга лаек», - диде министр.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Лаеш районы – республика өчен үзенчәлекле. Биредә икътисад динамик рәвештә үсә, яңа торак кварталлар һәм сәнәгать объектлары актив төзелә. «Болар барысы да иминлек мәсьәләләренә зур игътибар таләп итә. Ышанам ки, әлеге объектны эксплуатацияләү еллары янгыннардан һәм гадәттән тыш хәлләрдән саклауның нәтиҗәлелеген арттырырга, ә иң мөһиме – кеше гомерләрен саклап калырга ярдәм итәчәк», - диде ул.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Республика Рәисе яңа укыту-тренировка полигонын аерым горурлык предметы дип атады. Объект коткаручыларның күнекмәләренә ярдәм итәргә генә түгел, ә аларны даими камилләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Бу безнең өчен республиканың янгыннан саклануын ныгыту һәм авыл территорияләрен үстерү буенча тагын бер мөһим этап, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Александр Куренков һәм Рөстәм Миңнеханов Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә һәм төзүчеләргә ведомство һәм дәүләт бүләкләре тапшырдылар.
Шуннан соң кунаклар укыту-тренировка комплексын карадылар. Аларны Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү буенча Россия Министры киңәшчесе Даниил Мартынов озата йөрде.
Комплексны 250 көндә төзегәннәр. Беренче катта уку сыйныфлары, инструкторларның административ кабинетлары, аш залы, медицина блогы урнашкан. Икенче катта торак бүлмәләр, ял итү зоналары, җыелышлар уздыру залы бар. Биредә Рөстәм Миңнехановка һәм Александр Куренковка уку комплексы макетын күрсәттеләр, аны Татарстан үрнәгендә 2028 елда Красноярск краенда файдалануга тапшырырга планлаштыралар.
Яңа янгын сүндерү-коткару часте бинасында техника гаражын, уку классларын, дежур сменаларның ял итү бүлмәләрен карадылар.
Урам полигонында берничә кластер: техноген һәм янгын куркынычсызлыгы, эзләү-коткару эшләре, спорт һәм административ-көнкүреш кластерлары төзелгән. Биредә янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар биек биналардагы янгыннарны сүндерүнең иң катлаулы сценарийларын, транспорт һәлакәтләре вакытында гамәлләрне, кешеләрне җимерекләрдән коткаруны, күрү мөмкинлеге чикләнгән һәм төтенле шартларда эшләүне үзләштерә алачак.
Комплекс елына 3,5 мең белгеч әзерләүгә исәпләнгән. Биредә халыкара дәрәҗәдәге ярышларны да кабул итәргә була. Чит ил партнерлары да хезмәттәшлеккә кызыксыну белдерә, дип билгеләп үтелде. Малайзиядән, Согуд Гарәбстаныннан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән һәм башка илләрдән укырга гаризалар килгән инде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз