news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш районында төрле токымлы этләр күргәзмәсе булды

Лаеш районында төрле токымлы этләр күргәзмәсе булды
Фото: «Казан Экспо» МВЦ

Лаеш районында «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә ике көн дәвамында «Л.П.Сабанеев истәлегенә 2025» төрле токымлы этләр күргәзмәләре узды. Бу хакта «Кама ягы» сайтында хәбәр ителә.

Чараларга кинология өлкәсендә төрле токымнарның иң яхшы вәкилләре һәм экспертлар җыелды. 150 токымда 5000нән артык эт тәкъдим ителгән.

Күргәзмәләр Россия, Сербия, Көньяк Африка республикасы, Португалия, Мексика, Испания, Израиль, АКШ, Румыния, Словения, Сан-Мариноның әйдәп баручы белгечләре хөкемдарлыгында узды. Алар катнашучыларны катгый критерийлар буенча бәяләде. Барлык токымлы этләрнең экспертизасы һәм иң яхшы вәкилләрне билгеләү узды. Күргәзмәдә һәр токымның иң яхшы эте билгеләнде, шулай ук катнашучылар арасында конкурслар үткәрелде.

Күргәзмә кунаклары дүрт аяклы дусларының тамашалы чыгышларын карады. Шулай ук алар этләр үрчетүчеләр белән аралашты, хайваннарны карау һәм тәрбияләү буенча киңәшләр алды.

Фото: «Казан Экспо» МВЦ

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100