Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лаеш районында шәхси йортта чыккан янгында өлкән яшьтәге ир-атның гомере өзелгән
Татарстанның Лаеш районы Столбище авылында янгын чыгуы хакында хәбәр 112 бердәм номерына бүген 08.31 сәгатьтә килгән.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, урынга килгән 7нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре зур булмаган агач йортның януын ачыклаган.
Янгынны сүндергәннәр. Кисәүләрне аралаган вакытта өйдә 67 яшьлек ир-атның мәетенә юлыкканнар. Ул әлеге йортның хуҗасы булырга мөмкин дип фаразлана. Янгынның сәбәпләрен ачыклыйлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз