news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаеш районында салонында өч бала булган чит ил автомобиле юл-транспорт һәлакәтенә очраган

Кичә Столбище – Атабай автомобиль юлының 15нче чакрымында салонында өч бала булган Ford Kuga автомобиле кюветка төшеп, әйләнеп капланган һәм кыр буйлап 90 метр чамасы тәгәрәп барган.

Лаеш районы Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, машинада 4, 7 һәм 9 яшьлек балалар булган. Аларның берсе дә иминлек каешы белән эләктерелмәгән, ә автомобильдә балалар өчен бер генә кресло да булмаган.

Пассажирларның иң кечкенәсе – ноябрьдә биш яше тулачак малай - алгы пассажир утыргычында барган. Юл-транспорт һәлакәте вакытында ул салоннан чыгып очкан.

Нәтиҗәдә машина йөртүчене һәм ике баланы хастаханәгә озатканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot