Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лаеш районында реконструкциядән соң мәчет ачылды
Татарстанның Лаеш районы Пәрәү авылында реконструкциядән соң мәчет ачылды. Яңарту эшләре кысаларында тәһарәт алу өчен бина – тәһарәтханә төзелде, дип сөйләделәр «Татар-информ»га Лаеш районы матбугат хезмәтендә.
Бинаның цоколь катында белгечләр ифтарлар уздыру өчен ашханә һәм аш-су пешерү бүлмәсе җиһазландырган, укыту чаралары һәм дәресләр үткәрү өчен шартлар тудырган.
Төп катта түшәм, идән яңартылган, келәмнәр, пәрдәләр һәм яңа яктырту җиһазлары урнаштырылган, яңа җылыту системасы һәм җылы идәннәр ясалган. Яңа керү урыны һәм баскыч төзелгән.
Мәчет 1997 елдан бирле эшли. Хәзер ул күпләрнең ярдәме һәм тырышлыгы белән дини һәм мәдәни тормыш үзәге булырга әзер.
Быел Пәрәүдә шулай ук мәчет янында чишмә, балалар һәм спорт мәйданчыклары ачылды. Әлеге проект эшмәкәрләр, мөселман җәмгыяте һәм Пәрәү авылы халкының уртак тырышлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз