news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаеш районында пилотсыз технологияләр буенча Рәис Кубогына ярышлар башланды

Татарстанның Лаеш районында пилотсыз технологияләр буенча Рәис Кубогына ярышлар старт алды. Ярышлар җирдә, һавада һәм суда пилотсыз очкычлар белән идарә итү осталарын берләштерде.

«Бүген пилотсыз һәм автоном технологияләр бик тиз үсә һәм төрле өлкәләрдә кулланыла. Татарстан өчен бу юнәлеш аерым әһәмияткә ия: республикада эзлекле рәвештә пилотсыз һәм автоном системаларның тулы экосистемасы булдырыла – бу өлкәдә 50дән артык предприятие эшли инде», – дип билгеләп үтте ачылу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Пилотсыз системалар буенча махсуслаштырылган сыйныфлар Татарстанның 18 мәктәбендә булдырылган, 2 меңгә якын укучы белем ала. Алты һөнәри белем бирү оешмасында 26 авиамодель түгәрәге эшли, пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү буенча программа алып барыла. Пилотсыз авиация системалары буенча модульләр республиканың әйдәп баручы югары уку йортлары программаларына кертелде, дип өстәде Миңнеханов.

Ярышлар биш юнәлешне колачлый – дроннар узышыннан алып навигация марафонына кадәр. Гомуми приз фонды – 2,2 млн сум.

news_right_1
news_right_2
news_bot