news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лаеш районында өч яшүсмер утырган квадроцикл ауган, берсе хастаханәдә

Лаеш районында квадроцикл ауган. Аның белән 13 яшьлек яшүсмер идарә иткән. Районның Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәте 2 августта Зимняя Горка һәм Каипы авылларын тоташтыручы юлда булган.

Ведомство мәгълүматлары буенча, юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбе тизлекне арттыру булган. Шуның аркасында машина йөртүче идарә итә алмаган һәм транспорт ауган.

Шул ук вакытта яшь машина йөртүче ике балигъ булмаган дустын да утыртып йөрткән булган.

Нәтиҗәдә квадроцикл руле артында булган яшүсмер җәрәхәтләр ала. Пассажирларның берсе хирургия бүлегенә госпитализацияләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot