Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лаеш районында махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм озаттылар
Махсус операция зонасында хәрбиләр Лаеш районыннан килгән гуманитар йөкне кабул итеп алды. Ярдәмне Сокуры авыл җирлегендә яшәүчеләр, «Үзебезнекеләргә ярдәм» хәйрия фонды волонтерлары, шулай ук мәктәп укучылары һәм эшкуарлар җыйган.
Гуманитар йөккә «УАЗ» һәм «Лада Нива» автомобильләре, шулай ук төрле җиһазлар: такталар, генераторлар, бензин пычкылары, шөреп боргычлар һәм «болгарка»лар кергән.
Моннан тыш, хәрбиләр өчен коры ашлар, дроннар, бронежилет, маскировка челтәрләре, аптечкалар, дарулар, фонарьлар, кием-салым һәм күн итекләр җыйганнар. Гуманитар йөкне Сокуры авыл җирлеге башлыгы Руслан Газизуллин озата барды.
Орел авылыннан Дмитрий Дементьев бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында разведротада хезмәт итә. Ул якташларына ярдәм өчен рәхмәт белдерде.
«Ботка, чәй, маскировка челтәрләре өчен бик зур рәхмәт! Сез махсус операция башланганнан бирле безнең белән. Сез безнең дусларыбыз һәм якыннарыбыз! Җиңү безнең якта булачак», - диде разведчик.
Украинада махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2022 елның 24 февраленнән бирле үткәрелә. РФ Хөкүмәтендә күп тапкырлар белдерүләренчә, махсус операция тиешле максатларга -шул исәптән Россиянең иминлеген тәэмин итә торган шартлар тудыру - ирешкәнче дәвам итәчәк.
Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.
Фото, видео: Татарстанның Лаеш районы матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз